news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәндә Татар киносы көннәрендә өч фильм күрсәтеләчәк

28-30 ноябрь көннәрендә Төмәндә Татар киносы көннәре узачак һәм аның кысаларында өч татар фильмы тәкъдим ителәчәк. Бу хакта «Себер татар дөньясы» телеграм-каналы хәбәр итә.

28 ноябрьдә Зөлфәт Хәким пьесасы буенча төшерелгән «Телсез күке» фильмы күрсәтелә. Фильмда сугыш вакытында мәхәббәт, хыянәт һәм 1939-1940 еллардагы совет-фин сугышы вакыйгалары чорында туганлык тарихы сүрәтләнә.

30 ноябрьдә «823 чакрым» фильмы күрсәтелә. Ул татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники әсәрләре мотивы буенча режиссер Ирек Хафизов һәм Әмир Галиәскәров җитәкчелегендә төшерелгән. Фильмда төрле еллардагы (1908 ел, 1941-43 еллар, хәзерге заман) өч вакыйга тасвирлана. Сценарий Әмирхан Еникинең «Матурлык», «Кем җырлады?» һәм «Бер генә сәгатькә» әсәрләренә таянып язылган.

Өченче «Гашыйклар тавы» фильмын 29 октябрь көнне Азбукакино кинотеатрында карап булачак. Фильм Илдар Юзеевның «Гашыйклар тавы» повесть-поэмасына нигезләнеп төшерелгән. Фильм араларын сугыш аерган ике гашыйк, шушы чор кешеләре язмышы турында сөйли.

news_right_1
news_right_2
news_bot