news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә «Татар фольклоры» мәдәни-мәгърифәт проектында татар орнаментларын өйрәнделәр

Төмән районы Талымхан авылы китапханәсе «Татар фольклоры» исемле мәдәни-мәгърифәт проекты оештыра. Бу чарада балаларны фольклорның жанрлары төрлелеге, әдәби әсәрләре белән таныштыру максаты куела. Бу хакта «Яңарыш» газетасы сайтында хәбәр ителә.

Милли культура халыкта үсеп килүче буынга сабый вакытларыннан ук кызыксыну уятсаң гына гасырларга сакланып кала алачак. Китапханәче Рауза Азанова проектның беренче сәхифәсендә «Татар орнаменты» белән таныштыра.

Балалар халкыбызның орнаментлары төрлелеген, аларның үзенчәлеген өйрәнделәр. Рауза Зиннәтулла кызы балаларга милли татар костюмнары үрнәкләрен күрсәтте. Чарада катнашучылар кызыксынып кәзгазьдән киселгән түбәтәй, алъяпкыч, читекләргә төрле бизәкләр төшерделәр.

Проектның икенче сәхифәсе – «Милли уеннар» балалар Сабантуенда уздырылачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100