news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә татар ашлары буенча мастер-класс үтте

Төмәндә татар ашлары буенча мастер-класс үтте
Фото: Төмән өлкәсендә яшәүче себер татарларының Вконтакте социаль челтәрендәге битеннән

«Төмән өлкәсе татарларының яшьләр-мәдәни эшлекле үзәге» Төмән төбәк иҗтимагый оешмасы балалар өчен татар ашлары буенча мастер-класс үткәрде. Биредә балаларны татар табынының бизәге булган өчпочмак пешерергә өйрәткәннәр. Бу хакта Төмән өлкәсендә яшәүче себер татарларының Вконтакте социаль челтәрендәге аккаутында хәбәр ителә.

«Мондый чаралар балаларны милли аш-су белән таныштырып кына калмый, ә аларның иҗади сәләтләрен һәм командада эшләү күнекмәләрен үстерүгә дә ярдәм итә», – ди оештыручылар.

Шулай ук милли ризыкны әзерләү процессында балаларны татар халкының бай тарихы һәм мәдәнияте белән таныштырганнар. Оештыручылар, ата-аналар кызыклы мастер-классны даими рәвештә уздырырга кирәк, дигән уртак фикергә килгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100