news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәндә себер татар язучысы һәм шагыйре Клара Кучковская-Ярашова белән әдәби очрашу булды

Төмәндә себер татар язучысы һәм шагыйре Клара Кучковская-Ярашова белән әдәби очрашу булды
Фото: Себер татарлары милли-мәдәни автономиясе

Төмәндә «Пыяла» татар аш-суы йортында «Әдәби чәршәмбе» әдәби циклы кысаларында чираттагы очрашу булган. Бу юлы катнашучылар Төмән өлкәсе Себер татар шагыйрьләре һәм язучылары берлеге рәисе, язучы һәм шагыйрә Клара Кучковская-Ярашова белән очрашкан. Тыңлаучылар авторның туган телдәге проза әсәрләре белән танышкан. Бу хакта Себер татарлары милли-мәдәни автономиясе ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итә.

Клара Кучковская-Ярашованың әдәби очрашуда тәкъдим ителгән хикәяләре себер татарлары, гади авыл кешеләре, эшчеләр, аларның 80-90нчы еллардагы тормышы турында. Авторның әсәрләре урыны белән көлдерә, кайвакыт елата, ә кайдадыр уйланырга мәҗбүр итә, диелә хәбәрдә.

«Әдәби чәршәмбе» әдәби циклы кысаларында атна саен үткәрелүче очрашуларда милләттәшләр әдәби темаларга фикер алыша, аралаша һәм традицион ризыклар белән чәй эчә.

news_right_1
news_right_2
news_bot