news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәндә себер татар телендә диктант язачаклар

Төмәндә себер татар телендә диктант язачаклар
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Төмәндә ел саен үткәрелә торган «Тоталь диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе кысаларында себер татар телендә диктант язачаклар. Биредә акция 30дан артык мәйданчыкта узачак. Бу хакта «Себер татарлары милли-мәдәни автономиясе» ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итә.

Акция Төмән дәүләт университетында, китапханәләрдә, музейларда, сәүдә үзәкләрендә, Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтендә, шәһәр администрациясендә һәм башка урыннарда оештырылачак.

Өлкәдә диктант дүрт төрле юнәлештә узачак: классик тоталь диктант, 1-8 сыйныф укучылары өчен «Недиктант.Балалар» диктанты, чит ил катнашучылары өчен «TRUD» тесты һәм татар һәм себер татар телләрендә «Тот.Язык» диктанты.

Катнашучыларның эшләрен 45тән артык филолог тикшерәчәк.

Акциядә катнашу өчен теркәлү 8 апрельдә башлана. Диктант 18 апрельдә уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot