Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмәндә «Себер йолдызы» һәм «Татар егете» җиңүчеләре игълан ителде – исемлек
Төмән шәһәрендәге «Железнодорожник» мәдәният сараенда ачык төбәкара «Себер йолдызы» һәм «Татар егете» бәйгесе финалы узды. Быелгы йомгаклау өлеше Себер татарлары риваятьләренә нигезләнеп, театральләштерелгән тамаша рәвешендә тәкъдим ителде: җиде егет һәм җиде кыз, ата-бабалар тәҗрибәсенә таянып, явыз аҗдаһаны җиңеп чыгу аша үзләренең көчләрен, батырлыкларын һәм бердәмлекләрен күрсәтте, дип хәбәр итә оештыручылар.
XIII бәйгенең җиңүчеләре итеп Төмән вәкилләре Вероника Бикмулина һәм Салават Ваһапов танылды.
«Көтелмәгән хәл иде, ләкин мин бик сөендем! Дөресен әйткәндә, аңлау шундук килмәде, чөнки бәйрәмнең һәр мизгеленнән ләззәт алдым. Барлык катнашкан егет-кызларга, оештыручыларга, гаиләмә, минем өчен җан атучыларга бик рәхмәтлемен. «Себер йолдызы» титулын лаеклы йөртәчәкмен», – диде Вероника Бикмулина. «Җиңүемә бик шатмын, бу минем өчен бик шәп тәҗрибә булды. Мине хуплаган һәркемгә зур рәхмәт! Бу бәйге – мәңге минем йорәгемдә», – диде Салават Ваһапов.

Гала-концерт сәхнәсенә чыкканчы, конкурсантлар бер айдан артык әзерләнде, ике атна дәвамында шәһәр читендәге лагерьда яшәде. Оештыручыларның максаты – иң лаеклы катнашучыларны гына сайлап алу түгел, ә аларга татар халкы тарихы, ислам нигезләре, татар теле һәм әдәбияты буенча белем бирү, шулай ук милли һөнәрләр белән таныштыру иде. Финалистлар белән теория дәресләре генә түгел, сәхнә теле, актерлык осталыгы, иҗади номерларны әзерләү, хореография, дефиле буенча да күп эш алып барылды.
Финалга чыккан катнашучылар тамашачыларга иҗади номерларыннан торган шоу тәкъдим итте. Сәхнәдә нәфис сүз, вокал, акробатика кебек төрле юнәлешләр үз урынын тапты. Быел финалистлар үзләренең таланты белән залны әсир итте: кемдер елатты, кемдер көлдерде, ә кемдер сокландырып, үз тарихыбыз белән горурлану хисләрен уятты.

Тамашаны татар эстрадасы йолдызлары – Зәринә Хәсәншина һәм Руслан Закиров тулыландырды. Кичәне алып баручыларның берсе – 2017 елгы бәйгесенең финалисты Гөлнара Бикташева булды. Тамашачылар аеруча җылы кабул иткән чыгышларның берсе – Төмәннең «Чинги-Тура» ансамбле һәм Казаннан килгән Tubatay Beats музыкантлары Ильяс Фәрхуллин белән Ислам Вәлиевның уртак номеры булды.
Гадәттәгечә, тәнәфес вакытында «Тамашачы мәхәббәте» номинациясенә тавыш бирү уздырылды. Әлеге исемгә Вероника Бикмуллина һәм Эльдар Сабитов лаек булды.
Жюри карары белән номинацияләр түбәндәгечә бүленде:
- Иң назлы кыз – Лилия Җәббарова
- Иң моңлы кыз – Зөлфия Корманбакиева
- Иң сөйкемле кыз – Альбина Әхәтова
- Иң ихлас кыз – Элина Кангазина
- Иң дәртле кыз – Вероника Бикмулина
- Иң зирәк кыз – Язгөл Нугуманова
- Иң нәфис кыз – Эмилия Тилимбаева
- Иң тырыш егет – Салават Ваһапов
- Иң игелекле егет – Эльдар Сабитов
- Иң зәвыклы егет – Рөстәм Зыятдинов
- Иң ихлас егет – Әмин Бабшанов
- Иң моңлы егет – Роберт Сабиров
- Иң оста куллы егет – Таймас Абдразаков
- Иң сәләтле егет – Салават Сәетов
Финалистларның иҗади номерларының үзенчәлеген, сәхнәдә үз-үзләрен тотышын һәм артистизмын тәҗрибәле жюри бәяләде. Аның составында Төмән өлкәсендәге Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Ринат Насыров, Ембаево төбәкне өйрәнү музее фонд саклаучысы Нэля Фәйзуллина, «Бездә ятим балалар юк» Хәйрия фонды попечительләр советы рәисе, филология фәннәре кандидаты Мөнирә Хөснетдинова, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, филология фәннәре кандидаты Халидә Кирамова, шулай ук «Татар кызы» халыкара бәйгесе башкарма директоры Алмаз Хәлиуллин бар иде.
«Проект елдан-ел үсә, аның әһәмияте арта бара. Мин бәйгенең барышын социаль челтәрләр аша күзәттем. Иң мөһиме – катнашучылар арасында бер-берсенә ярдәм итү, игътибарлы булу мохите формалашкан. Бу бәйге тәмамлангач, еллар узгач та, әлеге дуслык сакланып калыр дип ышанам», – диде Алмаз Хәлиуллин.
- Барлык финалистлар да иганәчеләрдән, партнерлардан һәм Бөтендөнья татар конгрессыннан кыйммәтле бүләкләр алды. «Себер йолдызы» һәм «Татар егете» титул ияләренә Казанга юлламалар һәм 300 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр тапшырылды. Вероника Бикмулинаны алда тагын да җитди әзерлек көтә: 2026 елның августында ул Төмән өлкәсен «Татар кызы» халыкара бәйгесенең ярымфиналында тәкъдим итәчәк
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз