Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмәндә «Себер йолдызы һәм Татар егете-2026» конкурсына гаризалар кабул ителә башлады
Төмәндә «Себер йолдызы һәм Татар егете-2026» конкурсына гаризалар кабул ителә, дип хәбәр итә «Себер татар дөньясы» телеграм-каналы.
Себернең акыллы, энергияле, тәрбияле, үз-үзенә ышанучан яшьләре өчен быел да конкурс аша үзеңне күрсәтү, потенциалыңны ачу мөмкинлеге бирелә. Конкурс җиңүчеләренә 300 000 сум күләмендә төп акчалата приз каралган.
Оештыру комитеты хәбәр иткәнчә, конкурста 17 яшьтән 30 яшькә кадәр булган һәм гаилә кормаган яшьләр катнаша ала. Быелгы конкурста катнашу өчен Төмән өлкәсендә яшәүчеләргә генә түгел, Урал һәм Себер төбәкләрендә яшәүче яшьләр өчен дә мөмкинлек бирелә. Конкурсны гамәлгә куючылар татар халкының гореф-гадәтләрен белүче һәм аларны тагын да тирәнрәк өйрәнергә омтылучы, татар яшьләре берләшмәсенең бер өлеше булырга теләүче максатчан яшьләрне эзли, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз