Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмәндә Сара Садыйкованың 120 еллыгына багышланган ретро-концерт узачак
22 ноябрьдә 12:00 сәгатьтә Төмән Татар мәдәнияте үзәгендә бөек композитор, җырчы һәм актриса Сара Садыйкованың тууына 120 ел тулуга багышланган тантаналы программа — «Халкыбызның моңлы сандугачы» дип аталган ретро-концерт узачак. Бу хакта Төмән Татар мәдәнияте үзәге хәбәр итә.
Сара Садыйкованың көйләре күпләргә балачактан таныш. Әлеге чарада без аның иҗаты турында сөйләшәчәкбез, мкзыкаль мирасын барлаячакбыз һәм сәнгать әһелләре катнашында милләтебезнең бөек кызын искә алачакбыз, диелә хәбәрдә.
Оештыручылар тамашачыларны яраткан көйләрне яңа башкаруда тыңларга һәм матур чарада кунак булырга чакыра.
Керү ирекле.

Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз