Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмәндә «Салават күпере» XXVI өлкә балалар һәм студентлар милли иҗат фестивале узды
Төмәндә «Салават күпере» XXVI өлкә милли балалар һәм студентлар иҗат фестиваль-конкурсы узган. Фестиваль нәтиҗәләре буенча өлкәнең «Аккош» татар-башкорт бию студиясе коллективының кече һәм өлкән төркемнәре I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Себер татарлары» төркеме хәбәр итте.
Милли рух һәм туган мәдәнияткә мәхәббәт белән сугарылган матур бию номерлары фестиваль жюриен таң калдырды. Җиңү яулаган коллективның ике чыгышы да 12 июньдә — Россия көнендә Төмән шәһәренең Цветной бульварында узачак гала-концерт программасына сайлап алынды, диелә хәбәрдә.
«Салават күпере» фестивале ел саен Төмән өлкәсенең талантлы балаларын һәм яшьләрен берләштерә, Россия халыкларының мәдәни традицияләрен саклауга һәм яшь талантларны үстерүгә зур өлеш кертә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз