Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмәндә Рәсүл Гамзатовның 100 еллыгын билгеләп үттеләр
Төмәндә Россиянең атказанган геологы, техник фәннәр докторы, Төмән индустриаль университетының диссертация советы рәисе профессор Яраги Корбанов белән очрашу булды. Чара Дагыстан, совет шагыйре Рәсүл Гамзатовның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рәсүл Гамзатовның иҗатына багышланган чараны Төмән дәүләт университетының Патриотик тәрбия үзәге һәм Дагыстан Республикасының Төмән өлкәсендәге даими вәкиллеге оештырды.
Чарада Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең «Аль-Манар» волонтерлык хәрәкәте рәисе урынбасары Рафаэль Гадиев Гамзатовның «Туган тел» шигырен укыды. Спикер шигырь туган телнең матурлыгы һәм аны белүнең мөһим булуы турында булуын әйтте. Аның сүзләренчә, шигырь барлык халыклар вәкилләре өчен актуаль булып кала, Берләшкән милләтләр оешмасы мәгълүматлары буенча һәр ике атна саен глобилизация процесслары сәбәбе буенча дөньяда бер тел юкка чыга.
Яраги Маммаевич, үзенең бөек якташы Рәсүл Гамзатов турында сөйләгәндә, аның дөнья кешесе булуын искә төшерде.
«Ул дөньяның барлык илләрен йөреп чыкты. Күп кенә дәүләтләрнең беренче затлары белән таныш булды. Аны башка илләрдә дә хөрмәт иттеләр. Чит илдә аның иҗатын яратучылар бик күп. Рәсүл Гамзатовның шигырьләре дөньяның күп телләренә тәрҗемә ителгән», - дип билгеләп үтте профессор.
Чарада Рәсүл Гамзатовның гарәп телендә «Дусларны саклагыз» дигән шигыре яңгырады. Шигырьне Социаль-гуманитар фәннәр институтының 3 курс студенты Жанна Муканова укыды.
Рәсүл Гамзатовның иҗаты Россия халыклары мәдәниятендә зур эз калдырды һәм башка илләр халыклары Дагыстанның зур булмаган Цада авылында туган шагыйрь мирасы аша Россия мәдәниятен танып белә торган тагын бер канал булды, дип билгеләп үттеләр анда катнашучылар.
Ахырда катнашучылар һәм чакырылган кунаклар игътибарлы аудиториягә һәм чараны оештыручыларга рәхмәт әйтте, күренекле мәдәният эшлеклеләренә багышланган мондый очрашуларның даими рәвештә үткәреләчәгенә ышаныч белдерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз