Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмәндә өлкә татар яшьләре арасында мини-футбол турниры үтте
Төмәндә татар авылларының яшьләр командалары арасында махсус хәрби операциядә һәлак булган татарлар истәлегенә багышланган мини-футбол буенча турнир үтте. Быелгы турнир 15 авыл командаларын берләштерде. Спорт чарасы «Төмән өлкәсе татарларының яшьләр мәдәни-эшлекле үзәге» Төмән төбәк иҗтимагый оешмасы активистлары тарафыннан 2019 елдан бирле оештырылды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Чараның төп максаты – өлкә татар яшьләренең сәламәт яшәү рәвешенә игътибарын арттыру, яшьләрне берләштерү, аларда бердәмлек, үзара ярдәмләшү хисен тәрбияләү. Турнир Ринат Насыйров җитәкчелегендәге «Хәйрия» бәрәкәт фонды финанс ярдәме белән гамәлгә ашырылды.
«Төмән өлкәсе татарларының яшьләр мәдәни-эшлекле үзәге» җитәкчесе Зөфәр Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, беренче тапкыр турнир Акъяр авылында үткәрелгән.
«Футбол турниры еллар дәвамында яшьләрдә спортка омтылыш, активлык, профессиональлекне арттырды. Шуңа күрә алга таба бу юнәлешне үстерү юнәлешендә эшләргә телибез. Турнир яшьләрне берләштерә, дуслаштыра торган чара. Тиздән өлкә буенча волейбол турнирын үткәрү буенча әзерлекне башлыйбыз. Безнең оешманың ишекләре яшьләргә һәрвакыт ачык. Иң мөһиме, махсус хәрби операциядә һәлак булучы якташ каһарманнарны онытмаска, аларның хәтерен сакларга һәм якыннарына мөмкин кадәр ярдәм күрсәтергә, хәлләрен белеп торырга кирәк», – диде яшьләр оешмасы җитәкчесе.
Җиңүче командаларга кубок һәм акчалата бүләкләр тапшырылды. Быелгы турнир кысаларында яшьләр командалы хәрби-тактик лазертаг уенында да катнашты. Шулай ук чарада чик сакчылары ветераннары тарафыннан оештырылган хәрби тематикага, сугыш коралларына багышланган күргәзмә эшләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз