news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәндә өлкә Сабан туе үтте

Төмәндә өлкә Сабан туе үтте
Фото: tatar-congress.org

20 июньдә Төмән шәһәренең Заречный паркы татар мәдәнияте үзәгенә әверелде. Быелгы өлкә Сабан туе чын мәгънәсендә зур масштабта узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Төмән һәм өлкә иҗат коллективлары тамашачыларга күркәм концерт программасы бүләк итте, ә махсус кунаклар булып Татарстан Республикасының Тукай районыннан килгән артистлар чыгыш ясады.

Бәйрәм кунаклары Төмән өлкәсе шәһәрләре һәм районнарының милли утарларын карап, аларның үзенчәлекле рухын тоя алды.

Төмән Сабан туеның үзенчәлеге «АРАНГУЛ-БАТЫР-2026» ярышы кысаларында титанлар көрәше булды. Шәех Арыслангәрәй хаҗи Арангулов исемендәге экстрим буенча Бөтенроссия турниры иң көчле спортчыларны җыйды. Ярышлар Бөтендөнья батырлар лигасы кысаларында узды.

Иҗат сөючеләр өчен халык осталарыннан мастер-класс мәйданчыклары эшләде. Бердәмлеккә аерым җылылык һәм рух өстәгән чараларны Төмән өлкәсе махсус хәрби операция волонтерлары һәм чик сакчылары оештырды.

Бәйрәмдә һәркем төрле ярышларда үзен сыный алды. Иң көчлеләр татар көрәше, армрестлинг, гер күтәрүдә көч сынашты. Шулай ук кунаклар чүлмәк вату, таяк тартышу һәм кашыкка йомырка салып йөгерү кебек күңелле уеннарда катнашты.

Халык иҗатына гашыйклар өчен аерым сәхнә эшләде — ул «Төмән гармунчылары, биючеләре һәм фольклорчылары» дип аталды.

news_right_1
news_right_2
news_bot