Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмәндә өлкә мәчетләре имамнары өчен чираттагы курслар узды
Төмән шәһәрендә өлкә мәчетләре имамнары өчен чираттагы курслар узды. Бу хакта «Яңарыш» газетасы яза.
Курслар Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының финанс ярдәме белән уздырылды. Бу юлы тыңлаучыларның гомуми саны 50 кешегә җитте.
Чара башында Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Зиннәт хәзрәт Садыйков сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Мөфти имамнар өчен белемне камилләштерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Казан ислам университетының гарәп теле һәм гуманитар дисциплиналар кафедрасы мөдире Айдар Карибуллин (ул Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлы турында сөйләде), шулай ук Мәскәү өлкәсе Ислам көллияте проректоры, РФ Голәмәләр шурасы әгъзасы Рөстәм Цику (ул ислам дине тәгълиматы – гакыйдә турында сөйләде) төп лекторлар булды. Айдар хәзрәт Карибуллин шулай ук зәкят турында җентекләп аңлатты һәм бу теманың катлаулы, ләкин бик мөһим булуын, исламның биш баганасының берсе икәнен билгеләп үтте.
Рөстәм хәзрәт Цику имамнарга иман, гамәл, язмыш, сынау кебек төшенчәләр турында аңлатма бирде.
Семинарда Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре дә чыгыш ясады. Искәндәр хәзрәт Йосыпов зал белән аралашу, сорауларга җаваплар аша гадел тәртип дәресләре бирде. Рөстәм хәзрәт Камалиев тыңлаучыларга гыйбадәт нормалары һәм йолалары турында сөйләде.
Семинарда шулай ук Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының өлкән инспекторы Александр Ерик та катнашты. Ул к дини учреждениеләрдә янгын куркынычсызлыгы нормалары турында мәгълүмат бирде.
Курсларның йомгаклау көнендә тыңлаучылар алдында Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Роман Рзаев чыгыш ясады. Ул имамнарның урыннардагы эшчәнлегенең мөһимлеген билгеләп үтте.
Йомгаклау сүзендә мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков барысына да рәхмәт белдерде һәм курслар узу турында сертификатлар тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз