Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмәндә махсус операциядәге хәрбиләр әниләре «Бердәмлектә - безнең көч» кичәсенә җыелды
Төмәннең «Яңарыш» газетасында Рәүфә Кангазинаның «Бердәмлектә - безнең көч» язмасы басылып чыккан.
«Әниләр көне уңаеннан Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә «Бердәмлектә - безнең көч» дип исемләнгән кичә узды. Аны «Яшь буын» өлкә татар яшьләре оешмасы яшьләре милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты һәм шәһәр татар мәдәният үзәге ярдәме белән оештырдылар. Бәйрәм кичәсенең төп максаты - махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызның әниләрен, хатыннарын, якыннарын чакырып, аларга хөрмәт белдерү, күңел җылысы белән бүлешү, берләштерү, искә алу һәм рәхмәт сүзләрен җиткерү иде.
Кичәгә кунаклар Төмән округының Ямбай, Каскара, Индрәй, Муллаш, Шыкча, Акъяр, Тарман авылларыннан килгәннәр иде. Кичәне мәдәният үзәге хезмәткәре Ринат Гарифуллин алып барды. Хөрмәтле кунакларны бәйрәм белә котлап милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының милли-мәдәни берләшмәләр һәм казаклар эшләре бүлеге җитәкчесе Эльмира Алиева, өлкә Думасы депутаты Тамара Казанцева, «Өлкә чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасы рәисенең урынбасары, отставкадагы офицер Сергей Солдатенко, «Яшь буын» оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов һәм башкалар чыгыш ясады. Тамара Казанцева татар халкына карата булган олы хөрмәтен, соклануын, горурлануын бедерде һәм, үзе дә әни буларак, ана күңелен юата алырлык сүзләр табып, әниләргә, хатыннарга өметләрен өзмичә көтәргә сабырлык, егетләрнең исән-сау туган йортлары, гаиләләренә кайтуларын теләде.
Сергей Солдатенко да «Төмән өлкәсе чик сакчылары ветераннары» иҗтимагый оешмасы исеменнән котлап чыгыш ясады. «Егетләребез сезнең йөрәк җылыгызны, бәяләп бетергесез ярдәмегезне ерактан тоялар. Без ай саен алгы сызыкка уртак көч белән җыелган гуманитар ярдәм җибәреп торабыз. Күптән түгел мин дә махсус хәрби операция зонасында булып, егетләр белән очраштым. Алар сезнең ярдәмне тоялар, рәхмәт белдерәләр. Сезнең алдыгызда башыбызны иябез», - дип сөйләде.
Әниләрне котлап чыгыш ясаучы Фәрид Корманов мондый форматтагы бәйрәм чарасының өлкәдә беренче тапкыр узуын ассызыклады. «Без бүгенге чара белән хәрби хезмәттә булган ир-егеләребезнең әниләренә, хатыннарына бергә булуыбызны белдерергә теләдек. Бүгенге чарага башка районнардан килә алмаучылар да булды. Шуңа күрә киләчәктә алар янына үзебез барып, күңелләренә бераз булса да җылылык өстәп очрашулар уздырачакбыз», - дип сөйләде. Эльмира Алиева Фәрид Зәки улының башкарган хезмәтенә олы бәя биреп, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе исеменнән аңа Рәхмәт хаты тапшырды.
Аннары экраннан өлкәнең махсус хәрби операциядә һәлак булган өлкә каһарманнарының фоторәсемнәре күрсәтелде. Аларны халык басып, бер минут тынлык белән искә алдылар. Әмма залда аналарың әрнеп елаган тавышлары ишетелде...
Кичәнең «Бердәмлектә - безнең көч» дигән музыкаль өлешендә мәдәният үзәгенең «Аккош» бию ансамбле, «Чимги Тура» фольклор төркеме, җырчы Алсу Нестерова, «Яшь буын» оешмасының сәләтле яшьләре - Аделина Ибәтуллина, Салават Сәитов, Әмин Бабшанов һәм өлкәдә танылган җырчылар - Гөлфия Хәмидуллина, Виктор Трунов, Роберт Сабиров, Әсхәт Нәбиуллин моңлы һәм патриотик җырлар башкардылар. Бәйрәм кунаклары үзләренә игътибар, хөрмәт күрсәтеп чыгыш ясаучыларга, җылы сүзләр, матур җырлар белән күңелләрен юаткан җырчыларга, әлеге чараны оештырган һәм тапшырган бүләкләре өчен «Яшь буын» оешмасына рәхмәтләрен белдерделәр».
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз