Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмәндә Корбан бәйрәменә чакыралар
Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте барлык шәһәр халкын һәм кунакларны гаилә бәйрәме — «Корбан бәйрәме 2026» чарасына чакыра. Бу хакта «Себер татар дөньясы» каналы хәбәр итә.
Чара 30 май көнне 11:00 сәгатьтә Жданов урамы, 9 адресы буенча узачак.
Бәйрәм программасында:
- 10:45 — төбәктә ислам тарихы белән танышу
- 11:00 — тантаналы өлеш
- 12:00 — тематик мәйданчыклар һәм фуршет зонасы эшли башлый.
Кунакларны күңелле һәм файдалы программа көтә: иҗади мастер-класслар, викториналар, спорт уеннары, бәйрәм сыйлары.
Бу көн — гаилә белән ял итү, аралашу, милли һәм рухи традицияләрне бергәләп барлау өчен менә дигән мөмкинлек, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз