Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмәндә «Кияү пилмәне» йоласы үткәрелде
Төмәндә «Пыяла» татар аш-суы йортында гореф-гадәтләребезнең иң күркәм үрнәкләреннән саналган «Кияү пилмәне» йоласы үткәрелгән. Бу йола гасырлар аша үтеп, бүгенге көндә дә үзенең матурлыгын югалтмыйча, яшь буынга рухи мирас булып тапшырыла. Бу хакта Себер татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итте.
Элек-электән кызлар булачак ирләренә — кияүләренә үз куллары белән пилмән әзерләгән. Бу гадәт тирән мәгънәгә ия булган: пилмән пешерү процессы мәхәббәт, ихтирам һәм булачак гаиләнең татулыгын символлаштырган. Һәр пилмәнгә күңел җылысы, иң изге теләкләр салынган.
Әлеге күркәм чарага кызлар үзләренең кияүләре, әниләре һәм дус кызлары белән килгән. Остаз-пешекчеләр кызларны башта камыр басарга өйрәткән, аның белән эш итү нечкәлекләрен аңлаткан. Катнашучылар исә бу эшкә зур күтәренке рух, илһам-дәрт белән тотынган: камырны оста итеп җәеп, бертөрле зурлыктагы кисәкләргә бүлгән. Кызлар һәр пилмәнне йоласына туры китереп, матур итеп бөгәргә тырышкан.
Катнашучыларның осталыгын һәм тырышлыгын тәҗрибәле, абруйлы хуҗабикәләр бәяләгән:
- Мәрганова Фәүзия Фаиз кызы — Төмән өлкәсенең «Себер татарлары милли-мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе;
- Вәлиева Әлфия Камил кызы — автор-башкаручы, аш-су остасы, татар камыр ашлары һәм борынгы рецептлар белгече;
- Булатова Гөлсем Нәби кызы — татар милли ризыкларын әзерләү өлкәсендә остаз.
«Кияү пилмәне» — ул пешерү осталыгы дәресе генә түгел, ә чын мәгънәсендә тәрбия чарасы, мәдәни мирасны саклау бәйрәме. Мондый күркәм йолаларыбызны яңарту рухи кыйммәтләребезне ныгытуда зур роль уйный.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз