news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәндә «Карга боткасы» бәйрәме узды

Төмән шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре Чик сакчылары паркында татар халкының популяр «Карга боткасы» язгы бәйрәмен үткәрделәр. Бу хакта Төмән шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге хәбәренә таянып Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

https://tatar-congress.org/

Бәйрәмдә Казарово халкы катнашты. Бәйрәмгә килүчеләр «Сүнмәс хисләр» вокаль ансамбленең халык җырларына биеде, тематик уеннарда һәм конкурсларда катнашты, тәмле «Карга боткасы» белән сыйланды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot