Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмәндә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы»н ачыкладылар
28 ноябрьдә Төмән шәһәре 52 нче мәктөбе базасында Бөтенроссия «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» һөнәри бәйгесенең төбәк этабы үтте. Бәйге «Мәдәниятләр диалогы» - Буыннар диалогы» XV төбәкара фәнни-гамәли конференция кысаларында үткәрелде. Бу хакта «Себер татар дөньясы» телеграм-каналы хәбәр итә.
Биредө Вагай, Тубыл, Төмән районнары муниципаль этапларында сайлап алынган биш татар теле һәм әдәбияты укытучысы көч сынашты. Елдагыча бәйге ярдәмендә иҗади эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларын барлау, яшь укытучыларны мәгарифкә тарту, шартлар тудыру, эш нәтиҗөсе буларак татар телендә сөйләшүче балалар күрсәткечен арттыру төп мәсьәлә булып кала.
Гадәттәгечә төбәк укытучылары төрле яңа технологик алымнарны кулланып ачык дәрес күрсәтте һәм мастер-класста үз осталык дәрәҗәләрен тәкъдим итте.
Мөгәллимнәр яңа эш тәҗрибәсен Төмән шәһәре хакимиятенең мәгариф департаменты белгече Зөһрә Исхакова, профессор Хәнисә Алишина, филалогия фәннәре кандидаты Гүзәлия Муллачанова, филалогия фәннәре кандидаты, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының җиңүчесе Халидә Кирамова, ветеран укытучы Асия Зимагулова, Вагай районы Тугыз авылы мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Ибукова бәяләде.
Мастер-класс аша «Хокку» япон поэзиясе жанры, өч юллы кыска шигырь формасын дәрестә яңа укыту алымы татар телен өйрәнүдә ярдәм итәчәген дәлилләп күрсәткән Тубыл районы Хуҗайлан мәктәбе башлангыч сыйныф укытучысы Тәнзилә Тимканованы жюри әгъзалары беренче урынга лаек дип тапты. Муллаш авылы мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айгөл Зульбухарова «Чемодандагы музей» дип аталган мастер-классы һәм укыту алымы белән жюрилар күңеленә җылы тәэсир ясады һәм икенче урынга лаек булды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз