news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә имамнарның квалификациясен арттыру курслары башланды

Төмәндә алтмыш имам һәм өлкәнең мөселман дини оешмалары җитәкчеләре өчен дәресләр башланды. Курслар 32 сәгатькә исәпләнгән һәм 14 апрельдән 16 апрельгә кадәр дәвам итә. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте хәбәр итә.

Курсларны Төмән өлкәсе Диния нәзарәтенең Ислам мәгариф үзәге оештыра. Курсларга өлкәнең барлык Диния нәзарәтләренең җирле мөселман оешмалары рәисләре һәм мәчет имамнары йөри. Традиция буенча имамнар белән бергә төбәкнең якшәмбе мәктәпләре укытучылары да үзләренең дини белемнәрен күтәрә. Дәресләр «Урарту» базасында уза.

Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт Садыйков курсларны ачып, катнашучыларга бу чарага килгән өчен рәхмәт әйтте.

Беренче булып тарих фәннәре кандидаты, Казандагы Россия Ислам институтының ислам теологиясе кафедрасы укытучысы Радик Зәбиров чыгыш ясады. Аның чыгышы Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышына багышланган. Ул Пәйгамбәр нәселе турында һәм Аллаһ илчеләре турында, изге Мәккә, Мәдинә, Иерусалим җирләре һәм Аллаһ илчесенең беренче еллары турында җентекләп сөйләгән.

Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков исемендәге мәчет имам-хатыйбы Эдуард Юнысов «Фатиха» сүрәсенең мөһимлеге, аның иңдерелү тарихы турында лекция укыды һәм аны укыганда еш очрый торган хаталар турында сөйләде.

Шулай ук Россия Диния нәзарәтенең Мәгариф һәм фән департаменты җитәкчесе Илгизәр Дәүләтшинның конфессияара мөнәсәбәтләргә багышланган чыгышы планлаштырыла. Ислам мәгарифе үзәге директоры Искәндәр Юсыпов мөселманнарның әхлак бурычлары темасына сөйләячәк.

Курсларның ахыргы көнендә Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Рөстәм Камалиев гакыйдә буенча лекция уздырачак. Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт Садыйков исә, курсларда катнашучылар белән мәчетләр һәм дини оешмалар эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100