news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәндә имамнар өчен уку курслары узды: Ислам динендә гыйлем бик зур урын алып тора

Төмәндә имамнар өчен уку курслары узды: Ислам динендә гыйлем бик зур урын алып тора
Фото: «Яңарыш»

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Фатыйх Гарифуллинның «Гыйлем зур урын алып тора» дигән язмасы чыкты.

«3 көн дәвамында «Мирас» банкетлар залында Төмән өлкәсе имамнары һәм ислам дине оешмаларының җитәкчеләре өчен чираттагы уку курслары семинар формасында үткәрелде.

Әлбәттә, ошбу дин ягыннан югары белемле, дәрәҗәле белгечләр белән күрешүләр авыл һәм район имамнары өчен бик мөһим этәргеч булып тора. Ә бит 70 еллар чамасы атеизм чорында яшәгән вакытларда асыл динебезнең күп кагыйдәләре, тәртипләре хаксыз онытылган һәм югалтылган иде. Ислам динендә гыйлем бик зур урын алып тора.

Әбу әд-Дарда исемле сәхабә: «Гыйлем иясе, яки гыйлем алучы, яки гыйлемне тыңлаучы бул. Ләкин дүртенчесе булма, һәлак булырсың», - дип әйткән. Моннан аңлашылганча, һәркайсыбызга гыйлемле, белемле булып, шул гыйлемне башкаларга да өйрәтү тиешле. Мөселман кешегә гыйлем алу бишектән алып ләхеткә кадәр фарыз. Белем алмый икән, димәк, Аллаһы Тәгалә каршысындагы бурычын үтәми. Дөньяви гыйлемме, дини гыйлемме - икесен дә тигез күреп, икесен дә мөселман кеше гомер буе өйрәнергә тиеш. Дөньяви гыйлем белән дини гыйлем бер-берсенә бәйләнгән, бер-берсен тулыландырып торалар.

Физика, химия, биология, математика яки бүтән фәннәр - алар барысы да Аллаһның жир йөзенә урнаштырган кагыйдәләрен аңлата. Кеше нихәтле галимрәк булса, гыйлемне нихәтле күбрәк өйрәнсә, тирәнрәк белсә, ул Аллаһы Тәгаләгә шуның хәтле якынрак була. Чөнки ул Аллаһы Тәгаләнең бу дөньяны нинди матур сурәттә яраткан икәнен аңлый.

Дин әһелләре аудиториясе каршысында яшь белгеч - Казан Ислам университетының гарәп теле һәм гуманитар тәртип кафедрасы җитәкчесе Айдар Карибуллин «Диннәр тарихы һәм ислам цивилизациясе» дигән тема буенча бик тирәннән һәм аңлашылырлык, башта калырлык дәрәҗәдә дәрес бирде.

Җыелышның соңгы 2 көнендә имамнар каршысында Кирилл (Әхмәд) Иванюго - Казан Ислам университетының дини дисциплиналар кафедрасы укытучысы, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге баш белгече - рус егете безнең имамнарны шатырдатып ислам кагыйдәләрен белергә өйрәтте, гаҗәп. Ул гына да түгел, дәресләр беткәч, Төмән шәһәренең үзәк мәчетендә, кичке намаздан соң риба турында сөйләде һәм сорауларга тиешле жаваплар да кайтарды.

Җыелган имамнар каршысында юстиция министрлыгының коммерциячел булмаган оешмалар эшләре буенча бүлек башлыгы урынбасары Анастасия Шангареева чыгыш ясады.

Уку курсларының ахырында «Яңарыш» газетасына язылу компаниясе бару турында җентекләп аңлатып, язылырга кирәклегенә басым ясап сөйләп киттем. Хәтта, татар шагыйрьләренең шигырь юллары да яңгырады».

news_right_1
news_right_2
news_bot