Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмәндә имамнар һәм мөселман оешмалары җитәкчеләре өчен белем күтәрү курслары узды
15–17 июнь көннәрендә Төмәндә Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең Ислам мәгърифәт үзәге тарафыннан Милләтләр эшләре комитеты ярдәмендә имамнар һәм мөселман дини оешмалары җитәкчеләре өчен квалификация күтәрү курслары үткәрелде. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр ителә.
Өч көн дәвамында Төмән шәһәре һәм өлкәнең ун муниципаль округыннан килгән 50 вәкил, шул исәптән якшәмбе мәктәпләре укытучылары, үз белемнәрен арттыру мөмкинлеге алды. Уку программасы 30 академик сәгатькә исәпләнгән иде.
Курсларда Россиянең әйдәп баручы ислам уку йортлары белгечләре чыгыш ясады. Казан ислам университетының гарәп теле һәм гуманитар фәннәр кафедрасы мөдире Айдар Кәримуллин тыңлаучыларны Пәйгамбәребезнең тормыш юлын дөрес аңлау методикасы белән таныштырды.
Мәскәү өлкәсе Ислам көллияте проректоры, Мәскәү өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең казые, Россия Голәмәләр шурасы әгъзасы Рөстәм Цику ислам гакыйдәсенең рухи һәм әхлакый кыйммәтләрне саклаудагы әһәмияте, шулай ук деструктив карашларга каршы тору мәсьәләләре турында сөйләде.
Төбәк белгечләре дә үз тәҗрибәләре белән уртаклашты. Ислам мәгърифәт үзәге директоры Искәндәр Юсупов ислам әдәбе буенча гамәли семинар үткәрде. Катнашучылар көндәлек тормышта очрый торган төрле хәлләргә чишелешләр эзләде.
Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең казые, Россия Голәмәләр шурасы әгъзасы Рөстәм Камалиев гыйбадәт йолалары белән ритуаль хезмәтләр арасындагы аермаларны җентекләп аңлатты.
Курсларның соңгы көнендә Төмән өлкәсе буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе инспекторы Александр Ерик куркынычсызлык чараларына кагылышлы мөһим мәсьәләләрне яктыртты. Шулай ук катнашучылар Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков һәм Милләтләр эшләре комитеты рәисе Роман Рзаев белән очрашып, җәмгыять тормышына кагылышлы актуаль сораулар буенча фикер алыштылар, тәкъдимнәрен һәм теләкләрен җиткерделәр.
Киләсе белем күтәрү курслары сентябрь аена планлаштырылган, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз