Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Төмәндә фольклорчы, язучы, педогог Вәлимә Ташкалованы искә алу кичәсе үтте

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Гөлнур Вәлиеваның «Мин һәрвакыт сезнең белән...» дигән язмасы чыкты.
«Шул исем астында Төмән татар мәдәният үзәгендә фольклорчы, культуролог, Россиянең журналистлар союзы әгъзасы, өлкәдә «Түгәрәк уен» фольклор фестиваленә нигез салучы, язучы, педогог Вәлимә Ташкалованы искә алу кичәсе үтте.
Вәлимә Сәгыйть кызын яраткан, хөрмәт иткән тамашачы җыелды анда. Һәркем бер-берсе белән күрешә, аралаша. Шулкадәр җылы, рәхәт очрашу булды. Юклыгына быел 5 ел үтәсе булса да, дуслары әле дә күз яшьләре белән, якын итеп чыгыш ясадылар. Чараны оештыручылар - өлкә татар җәмәгать эшлеклесе Фәйзулла Камалов, Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре.
Фәйзулла Сафиулла улы тамашачыны сәламләп, Вәлимә апа турында әле күпләр белмәгән, ул үзе дә онытырга тырышып яшәгән ачы истәлекне сөйләп, күңел кылларын тибрәндерде. 1971 елда Ташкент шәһәрендә кияү һәм кәләш юл һәлакәтенә очрыйлар. Егет үлә, кызны больницага алып китәләр. Реабилитация чоры башлана. Күзләренә зыян килгән була. Санкт-Петербургка дәваланырга килә. Шунда гына егетенең үлеме турында әйтәләр.
2020 елның 19 декабрендә арабыздан мәңгелеккә киткән Вәлимә Ташкалованың хәтерен бер минут тынлык белән искә алдык.
Аннары алып баручылар: Гөлфия Бикмуллина һәм Ринат Гарифуллин чыгышлар белән аралаштырып танылган якташыбызның тормыш һәм хезмәт юлы белән таныштырып бардылар.
Беренче сүз Вәлимә Сәгыйть кызы белән бергә эшләгән Бөтендөнья татар конгрессының өлкәдәге вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйровка бирелде.
– Төрле яктан татарны күрсәткән кешеләр бик сирәк. Монда утырган һәркемгә Вәлимә Ташкалова җанын бирде. Ул барыбызга да булышырга тырышып яшәде. Һәркем белән уртак сүз таба иде. Нинди генә авыр вакыты булмасын, күрсәтмәде. Гел авылларга йөрде, коллективлар белән эшләде. Аның киңәшләре сагындыра. Аның кебек себер татарын төрле яклап күрсәтә, танытырга тырышкан кеше юк әле. Алдагы көннәрдә аның исемендә Урал округы күләмендә «Түгәрәк уен» фольклор фестивале оештырырга уйлыйбыз, - дип сөйләде ул.
Әйе, олысы һәм кечесе, танылган һәм гади кешеләр белән аларның күңелләренә кереп, дөрес сүзләр табып аралаша белән иде Вәлимә апа, беркемне дә аермады, үз итте. Өлкәдән делегация белән берәр җиргә барып кайтса, тиз арада, газетаның алдагы санында чыгып өлгерсен дип ашыгып, редакциягә килә, һәм тәфсилләп сәфәре турында сөйли иде. Яраткан «Яңарыш»ы аша сөекле татарларына башкарган эшләре, яулаган уңышлары, тырыш коллективлар, сәләтле якташлары турында белдерәсе килә иде аның. Хәзер сагындыра ул вакытлар. Ул сәфәрләрдә дә урнашу, ашау якларын гел кайгыртып торыр, кирәк җирдә оештыручыларны шелтәләп тә куяр иде.
Филология фәннәре кандидаты, фольклорчы Луиза Сөрмәтова да, олы тәҗрибәсе, зур хезмәтләре, иҗат җимешләреннән ясаган күргәзмәсе турында әйтеп, бөтен Россиянең йолдызы булган, себер татарларының фольклорын таныткан Вәлимә Сәгыйть кызының якты истәлегенә себер татарларының авыл көйләренә тезмә башкарды.
Туганы Ольга Бондарь ярдәмчел апасына олы рәхмәтле булуын әйтсә, өлкәбезнең танылган журналисты Гөлсинә Ниязова кичәнең герое белән 60 елдан артык таныш булуын белдерде. «Бергә үстек, бер мәктәптә укыдык, бергә иҗтимагый эшләр белән шөгыльләндек, бергә мәдәният өлкәсендә эшләдек. Аның гаиләсен яхшы белә идем. Яхшы күңелле дустым иде ул, авыр вакытларда гел беренче тапкыр ул шалтыратты. Гел сәләтле яшьләргә ярдәм итәргә омтылды. Татар үзешчәннәре турында да беренче тапкыр ул телетапшырулар әзерләде. Ул үзен саклый белмәде, гел эшләде. Тиз янды», - дип бик сагынуын сөйләде.
Хәрби хезмәтеннән соң туган ягына кайткан Рифкать Насыйбуллин татар хәрәкәтенең активлашкан чорында Вәлимә Сәгыйть кызы белән очрашуы, аның киңәше белән югары уку йортларында укып чыгуы, гел ярдәм итүе турында белдерде.
Мәдәният хезмәткәре Җәгьфәр Касыймов бергә эшләгән елларын, фольклорны үстерүдәге фидакарьлеген, зыялылыгы, интеллегентлыгы турында искә алса, Төмән шәһәре себер татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Динар Абукин дөнья күргән китапларында киләчәк буынга кирәкле себер татарлары гореф-гадәтләре, йолалары калды дип басым ясады. Ветеран укытучы Алсу Кәримова, Вәлимә Ташкалованың гадилегенә сокланам, рухы бай, себер татарының данын ил күләмендә югары дәрәҗәгә күтәрде, диде. Мөнирә ханым Хөснетдинова «Бездә ятим бала юк» хәйрия фондында бергә эшләүләрен, балалар йортларындагы сабыйларга гел ярдәм итеп торуын, алар да ягымлы апаларын бик тә яратуларын сөйләде.
Тарихчы Сергей Филь хезмәттәше турында шулкадәр тулы, җылы итеп истәлекләрен барлады. Татар мәдәниятен үстерүдә, саклауда зур өлеш кертүен, гел елмаючан булуын, матур сөйләмен, казанышларын Ватаны тиешле дәрәҗәдә билгеләп үтмәвен, халкының мәхәббәтен яулавын, аның үзенә күрә затлы гәүһәр (бриллиант) икәнлеген, киң күңелле затка карата рәхмәт хисләре күпләрнең хәтерендә озак сакланачагын билгеләп үтте.
Тарихчы Александр Ярков: «Вәлимә милләте өчен тавышланып йөрүчеләрдән түгел, ә эше белән үзенең мәхәббәтен күрсәтүчеләрдән иде», дисә, «Саз» фольклор-этнографик ансамбле җитәкчесе Екатерина Әхмәтҗанова бәйгеләргә йөргән чакларын җылы искә алды. Өлкә «Яшь буын» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов: «Вәлимә апа күп татарларыбызга югары белем алуда ярдәм итте. Иҗтимагый эшләрдә аның белән бергә күп очраштык, аралаштык. 17 авылда концертлар белән йөрдек. Һәркайсында Вәлимә апаны хәтерлиләр, хөрмәтлиләр. Соңгы елларында Рафаэль абый Гадиев, Вәлимә апа, мин фольклор фестиваленең сайлап алу турларында жюри составында өлкәнең төрле төбәкләрендә булдык. Принципиаль, туры сүзле булуына карамастан, аның киңәшләрен көтеп алалар, ул гел дөресен генә әйтә, үсешкә ирешергә юл күрсәтә иде», - диде.
Вәлимә Ташкалованың дуслары, хезмәттәшләре, фикердәшләре шулай җылы, якын итеп истәлекләрен барладылар. Аның яраткан ансамбльләре: «Шытыр-шатыр», «Саз», «Пышны», Луиза Сөрмәтова, Гүзәл Мәчитова себер татар фольклорыннан җырлар башкардылар, җирле шагыйрь Хәлил Вагайлы мәдхиясен сөйләде.
Таләпчән мөгаллимә, якын дус, игелекле апа, туган җанлы кардәш, белемле остаз, халкының горурланырлык кызы – Вәлимә Сәгыйть кызы хәтерләрдән югалмас.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз