news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәндә Диния нәзарәте эшчәнлегенә йомгак ясалды

Төбәкара конференция кысаларында Төмәндә Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте үзәкләштерелгән дини оешмасының чираттагы съезды (Корылтае) узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Съезд эше изге Коръән укудан башланды. Аннан съездның эш органнары формалаштырылды, көн тәртибе расланды. Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең (Баш мөфтиенең) эшчәнлеге турында хисап доклады тыңланды. Делегатлар Диния нәзарәте эшенең төп юнәлешләре, оештыру үсеше мәсьәләләре, төбәкләр белән багланышлар һәм Россиянең Азия өлешендәге мөселман җәмгыятьләре алдында торган актуаль бурычлар турында фикер алыштылар.

Көн тәртибендәге төп мәсьәлә Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисен (Баш мөфтиен) һәм җитәкче органнарын сайлау булды.

Тавыш бирү йомгаклары буенча яңа срокка рәис итеп кабат Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте баш мөфтие шәех Нәфигулла Аширов сайланды.

Шулай ук съезд барышында идарә сайлаулары үткәрелде, Президиум составын һәм җитәкче органнарны яңарту һәм үзгәртү мәсьәләләре каралды, төбәк җитәкчеләре һәм имамнарының чыгышлары, шулай ук съезд кунакларының сәламләү мөрәҗәгатьләре тыңланды.

Съезд делегатлары мөселман җәмгыятьләренең бердәмлеген алга таба ныгытуга, системалы профилактик эшне үстерүгә, традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклауда рухи идарәләрнең ролен күтәрүгә һәм дәүләт хакимияте органнары һәм җәмгыять белән үзара хезмәттәшлеккә йөз тотуларын расладылар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot