news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә имамнар өчен курслар узды

Төмән өлкәсе мөселман дини оешмалары руханиларының квалификациясен күтәрү буенча чираттагы курслар узды. Ул Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйковның фатихасы белән оештырылды. Укуларда Төмән өлкәсенең төрле муниципаль районнарының имамнары катнашты. Курслар темасы – «Ислам тәгълиматы системасында традицион рухи кыйммәтләр». Россия Мөфтиләр шурасы шул турыда хәбәр итә.

Дини белемнәрне киңәйтү һәм тирәнәйтү, Россия мөселман өммәте тормышының актуаль заманча проблемалары белән танышу максатыннан, имамнар Усул әл-фикх, акыда, конфессияара мөнәсәбәтләр, исламда әхлак, яшьләр арасында патриотизмны үстерү, яшьләр арасында экстремизмны профилактикалау кебек төрле дисциплиналарны өйрәнде.

Имамнар каршында Татарстан Республикасыннан ислам дин гыйлеме өлкәсендәге әйдәп баручы белгечләр чыгыш ясады. Чакырылган укытучылар арасында ислам фәннәре докторы, Болгар ислам академиясенең уку эше буенча проректоры Рамил Гыйззәтуллин һәм ислам фәннәре докторы, Казан ислам университеты дини фәннәр кафедрасының өлкән укытучысы Рәшит Сибгатуллин бар иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100