news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә борынгы мөселман зиратында агач утырттылар

Төмәндә Яңавыл мөселман зиратында «Хәтер бакчасы» акциясе узды. Парфеново микрорайонында яшәүчеләр һәм теләгән башка кешеләр 60 нарат агачы утыртты. Акциянең инициаторы – «Яңавыл бохара-татар утары» тарихи-мәдәни тыюлыгы проекты авторы Альмира Сажина.

Борынгы авылны яңарту белән шөгыльләнүче Альмира ханым сүзләренчә, быел Яңавылга 385 ел тула. «Яңавылга Бохарадан килгән байлар нигез салган», - дип сөйләде Альмира Сажина. Бу хакта Россия мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

«Хәтер бакчасы» акциясе беренче мәртәбә генә узмый. Узган елда район халкы Җәмигъ мәчетенең тирә-ягына агачлар утырткан һәм анда Яңавыл тарихына багышланган стенд ачкан. Элегрәк мондый стендлар 9 нчы мәктәп территориясендә дә ачылган булган.

Киләсе елда «Хәтер бакчасы» акциясе Тура елгасы янында узачак. Бу урынны таллардан чистартачаклар һәм Хөсәеновларның, Матиаровларның, Гомәровларның, Усмановларның нәсел дәвамчылары агачлар утыртачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100