news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәндә балалар Сабантуйлары марафоны дәвам итә

Төмәндә балалар Сабантуйлары марафоны дәвам итә
Фото: «Себер татар дөньясы» телеграм-каналыннан

Җәйнең беренче көннәрендә Төмәндә Татар мәдәнияте үзәге белгечләре мәктәп яны лагерьларында ял итүче балалар өчен күңелле бәйрәмнәр оештыра, яшь буынны татар халкының гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән таныштыра. Бу хакта «Себер татар дөньясы» телеграм-каналында хәбәр ителә.

Балалар Сабантуйлары инде 62 нче һәм 43 нче мәктәпләрдә, шулай ук «Гармония» балалар сәнгать мәктәбендә узды. Бәйрәмнәрдә лагерь сменаларында ял итүче йөзләгән бала катнашты. Татар мәдәнияте үзәгенең иҗат коллективлары һәм солистлары матур концерт программасы тәкъдим итте. Ә чыгышлардан соң балаларны милли уеннар һәм күңелле ярышлар көтте. Алар капчык киеп йөгерүдә, чүлмәк ватуда, таяк тартышуда, милли ат чабышларында һәм башка традицион уеннарда зур кызыксыну белән катнашты.

Мондый чаралар балаларга күңелле ял бүләк итеп кенә калмыйча, татар халкының тарихы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән дә таныштыра. Күп кенә катнашучылар өчен Балалар Сабан туе җәйге сменаның иң истәлекле һәм күңелле вакыйгаларының берсенә әверелде. Күңелле уеннар, дусларча аралашу, яңа белемнәр һәм уңай хис-кичерешләр — Балалар Сабантуйлары марафоны яшь катнашучылар күңелендә нәкъ менә шулай истә калачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot