news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәндә Балалар Сабан туе узды

Төмәндә Балалар Сабан туе узды
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте

Төмән шәһәренең 9нчы мәктәбендә мәктәп яны лагеренда тәрбияләнүчеләр өчен «Балалар Сабан туе» дип исемләнгән милли татар бәйрәме узды. Чара мәктәп укучыларын татар халкының гореф-гадәтләре, мәдәнияте һәм милли ризыклары белән таныштыру максатыннан оештырылды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Бәйрәм театральләштерелгән тамаша белән ачылды. Алып баручылар балаларга Сабан туеның тарихы турында сөйләде. Шуннан соң укучыларга көч, җитезлек һәм тапкырлык таләп итүче традицион Сабан туе ярышларында катнашырга тәкъдим иттеләр.

Спорт мәйданчыгында күңелле эстафеталар гөрләде: катнашучылар кашыклар эченә салынган теннис тупларын йөртеп йөгерде, күзләрен бәйләп чүлмәк ватты, шулай ук таяк тартыш, аркан тартышу уеннары да оештырылды.

Балаларга тематик мәйданчыкларның эше дә ошады. Малайлар һәм кызлар бик теләп милли көйгә биеде һәм татар гореф-гадәтләре турында табышмакларга җавап эзләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot