news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндә балалар арасында Коръән уку бәйгесе ел саен үткәреләчәк

Төмәндә балалар арасында Коръән укучылар бәйгесенә йомгак ясалды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы мабугат хезмәте хәбәр итә.

Төмән шәһәре мөселман җәмәгатьчелегенең активы ярдәмендә конкурста катнашучыларга Коръәннең 70 нөсхәсе бирелде. Бәйрәм программасында катнашкан барлык балаларга меңнән артык татлы бүләк өләштеләр. Алар арасында мавыктыргыч викторина, уктан ату, батутта сикерү һәм төрле аттракционнар бар.

Балалар Коръән уку осталыгын тикшерде, Нигъмәтулла Кармышаков исемендәге мәчетнең иркен мәйданчыгында ял итте. Оештыручылар мондый конкурсларны ел саен уздырырга ниятли.

Мондый конкурслар һәм чаралар мөселманнарның Изге Коръән китабына нигезләнгән рухи кыйммәтләрен саклау һәм үстерү максатыннан үткәрелә.

«Төмән шәһәре һәм Төмән өлкәсе мөселман җәмәгатьчелеге яшьләрнең рухи үсеше өлкәсендә үз эшчәнлеген алып баручы активистларның хезмәтен югары бәяли», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100