news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмәнәк авылында «Җырлыйк әле – 2025» фестиваль-конкурсы уза

Төмәнәк авылында «Җырлыйк әле – 2025» фестиваль-конкурсы уза
Фото: Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

1–2 августта Башкортстан Республикасының Төмәнәк авылында урнашкан «Бабай утары» этнографик комплексында татар халкының мәдәни мирасына багышланган зур чара — «Җырлыйк әле – 2025» фольклор ансамбльләре фестиваль-конкурсы уза. Фестиваль кысаларында Башкортстан Республикасы «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы «Фольклор ансамбльләр аша — йолаларга» исемле күчмә утырыш та үткәрә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестивальнең тантаналы ачылышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров катнашты. Ул бәйрәм кунакларын Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләп, татар милләтенә күрсәткән хезмәтләре өчен фестиваль катнашучыларына медальләр һәм Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды. «Сәхнәдә чыгыш ясау – зур хезмәт,» – дип билгеләп үтте ул һәм барлык коллектив җитәкчеләренә, ансамбль әгъзаларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Фото: © Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте

Фестиваль-конкурсның жюри рәисе вазифасын да Данис Шакиров башкара. Аның белән бергә жюри составында күренекле шәхесләр — галим, педагог, фольклор белгече Кадрия Идрисова, Башкортстан татарлары конгрессы җитәкчесе Альфред Дәүләтшин, «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Люция Вафина, Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе рәисе Фәнир Галимов кебек абруйлы затлар бар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot