Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмәндә хәйрияче Марс Исмәгыйлевкә Россия мөфтие Рәхмәте тапшырылды
Кичә Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтендә мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков төбәк мөселман җәмгыятенең актив әгъзасы Марс Исмәгыйлев белән очрашты. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы матбугат хезмәте яза.
Марс Исмәгыйлевнең тырышлыгы Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдиннең рәхмәте белән билгеләп үтелә. Марс Исмәгыйлев хәйрия эшләренә зур игътибар бирә, газап чиккәннәргә ярдәм күрсәтә, Россия халыкларының традицион рухи кыйммәтләрен торгызу эшенә зур өлеш кертә, диелә хәбәрдә.
«Төмән өлкәсе территориясендә социаль әһәмиятле һәм актив хәйрия эшчәнлеге өчен», — диелә документта.
Бүләкне Россия мөселманнарының рухи лидеры исеменнән мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйков тапшырды.
Зиннәт хәзрәт Марс Исмәгыйлевкә үзенең игелекле хезмәтендә уңышлар, иман ныклыгы, сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Очрашуда катнашкан Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте президиумы әгъзалары чара ахырында мөфти җитәкчелегендә Аллаһы Тәгаләдән Марс Ибраһим улына шәфкать һәм бәхет сорап дога кылды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз