news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән хаҗилары хаҗ сәфәреннән алган тәэсирләре белән уртаклашкан

Төмән районы Ембай авылының Ак мәчетендә хаҗилар Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков һәм төбәк мөселманнары белән очрашты. Очрашуны Ислам мәгърифәтчелек үзәге оештырган. Чара мәчет җитәкчелеге һәм активистлары ярдәмендә узган. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.

Чарада Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланган «Хаҗ Кәрим» махсус хәйрия программасы нигезендә 2025 елда хаҗ кылган хаҗилар катнашты. Төмән өлкәсеннән хаҗ сәфәренә алтмыштан артык кешедән торган төркем барды. Хаҗиларның күбесе – махсус хәрби операция катнашучыларының гаилә әгъзалары, диелә хәбәрдә.

«Хаҗ кылу өчен уникаль мөмкинлеккә ия булуыгызга чын күңелдән шатмын. Аллаһ Тәгаләдән сезнең хаҗны кабул итүен сорыйм», – диде хаҗиларны сәламләп Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков.

Ислам мәгърифәтчелек үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Йосыпов хаҗилардан әлеге сәфәрдә нинди иң авыр сынау белән очрашулары һәм булачак хаҗиларга нинди киңәшләр бирә алулары турында сораштырган Очрашуда катнашучылар тәэсирләре һәм нәтиҗәләре белән уртаклашкан. Шулай ук хаҗилар россиялеләргә хаҗга юлламалар өчен түләгән меценат Сөләйман Кәримовка рәхмәт сүзләре җиткерүне сораган.

Исегезгә төшерик, Төмәндә хаҗилар белән очрашулар 2014 елдан бирле даими үткәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot