news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән университеты галиме Татарстан Фәннәр академиясенең алтын медале белән бүләкләнде

Филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университеты галиме Хәнисә Алишина күпьеллык нәтиҗәле фәнни-тикшеренү һәм фәнни-оештыру эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең «Фәндәге казанышлары өчен» алтын медале белән бүләкләнде. Бу хакта Төмән дәүләт университеты сайтында хәбәр ителә.

Фото: © https://news.utmn.ru/

Бүләкләү «Төмән өлкәсе педагоглары һәм остазлары» секциясенең пленар утырышында узды. Ул Төмән өлкәсе Думасында «Хәзерге заман глобаль таләпләре контекстында рус дөньясы» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында оештырылган.

Фәнни дөньяда Хәнисә Чайдат кызы исеме төрки телләр өлкәсе, шулай ук Себер татарлары диалектологиясе өлкәсендә белгеч буларак билгеле. Ул 324 басма, шул исәптән берничә монография авторы, алар арасында ике томлы «Себер татарлары ономастикасы» хезмәте аерым урын алып тора.

Алишина — докторлык һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау буенча диссертация советы әгъзасы. Аның җитәкчелегендә 10 фән кандидаты әзерләгәннәр.

Россия Фәннәр академиясе Хәнисә Алишинаны «Россия тюркологлар комитеты» абруйлы оешмасы сафларына сайлый, «Россия тюркологиясе» фәнни журналы редколлегиясе составына кертә. Галим шулай ук «Tatarica» (Казан федераль университеты) халыкара журналы, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Фәнни Татарстан» журналы редколлегиясенә кергән.

Моннан тыш, Хәнисә Чайдат кызы зур иҗтимагый эш алып бара. Төмән өлкәсе Себер татарларының рухи яңарышы, мәгарифе һәм фәне аның исеме белән бәйле.

Хәнисә Алишина җитәкләгән Төмән дәүләт университетының Тюркология үзәге күп еллар уңышлы эшләп килә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100