news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Башкортстан умартачысы: Телне аерырга омтылу – милләтне ваклау, көчсезләндерү өчен эшләнә

Айдар Фәррахов телне аерып чыгару тормышка аша торган эш түгел дип исәпли.

Башкортстан умартачысы: Телне аерырга омтылу – милләтне ваклау, көчсезләндерү өчен эшләнә
Айдар Фәррахов
Салават Камалетдинов

XI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенына Башкортстаннан килгән умартачы Айдар Фәррахов «Татар-информ» хәбәрчесенә татар теленең диалектыннан аерым тел ясау омтылышына карата фикерен белдерде.

«Татар теленнән Себер диалектын аерып чыгарырга җыенуларын беренче ишетәм. Татар бит ул бик күп төрле. Аның һәр җирлектә үз диалекты бар. Төрле булуыбызга карамастан, без – бер милләт. Генетик яктан да без бер-беребездән әллә ни аерылмыйбыз. Мин милләтне бүлгәләүгә каршы. Бу – халыкларны ваклап, алар белән җиңелрәк идарә итү өчен эшләнә. Вакланган милләт көчле була алмый. Аерылып чыгучылар эзсез югалачак», - диде Айдар Фәррахов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Айдар Фәррахов телне аерып чыгару тормышка аша торган эш түгел дип исәпли. «Яңа буын барыбер татарча сөйләшми бит инде. Үземнең дә дус егетләр балалары белән русча сөйләшә. Моның өчен аларга шелтә ясаган идем, алар миңа татар теленең кулланылышы юк, диләр. Яңа тел уйлап чыгарсалар, аның практик яктан кирәге булырмы икән? Телне ясавын ясарлар, ләкин аның кулланылышы булмагач, формаль әйбер булып калыр ул», - диде ул.

Айдар Фәррахов Башкортстанның Туймазы районы Мәтәүтамак авылында туып үскән. Ул әдәби татар телен камил белә, иркен аралаша. «Гомер буе укытучы булып эшләдем – химия һәм биология укыттым. Хәзер умартачылык белән шөгыльләнәм. Йөзгә якын умартам бар», - диде ул.

  • Россия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты 21 февральдә, ягъни Туган телләр көнендә, видеоконференция форматында татар теленә кагылышлы бик мөһим мәсьәләне күтәргән. Мәскәү дәүләт университеты профессоры, Россия Фәннәр академиясе академигы Андрей Кибрик, Себер татарлары диалекты татар әдәби теленнән аерылып чыгып, Тел белеме институты тарафыннан мөстәкыйль тел буларак танылачагын белдергән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100