news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән туган якны музее фондында 500 иске мөселман китабы саклана: Укый алмаган китаплар

Төмән туган якны музее фондында 500 иске мөселман китабы саклана: Укый алмаган китаплар
Фото: "Яңарыш" газетасы, https://yanarish72.ru

Төмәннең «Яңарыш» газетасында «Укый алмаган китаплар» дигән хәбәр чыкты. Аны Төмән шәһәреннән Фатыйх Гарифуллин язган.

Төмән шәһәре туган якны өйрәнү музее фондында 500 иске мөселман китабы саклана.

Без беренче тапкыр музей фондының ишек тупсасын 2000 нче елларның башларында атлап кергәнебез бар, ул вакытлар музейның фонды Ленин урамындагы Спаск чиркәве бинасында иде. Музей хезмәткәре безне кызыктырган китапларны бер кочак итеп алып килде: монда - Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков-Сәйдуковның тамгасы куелган китаплар, кулдан язылган Коръән, гарәп әлифбасы белән язылганнар күп. Шулай ук иске татар әлифбасы, төрек һәм фарсы телендә китаплар да бар.

Шунысы бик кызык: Санкт-Петербург, Казан, Оренбург шәһәрләрендә иске татар әлифбасы белән бастырылган, география, астрономия, математика, төзү эшләре турында китаплар сакланып тора. Бу инде безнең Себердәге халык - милләттәшләребез гыйлем алу, аны баету, куллану өчен, авырлыклар булуга карамастан, ошбу үзенең заманына кагылышлы китап-журналларны алдыра белгәннәр һәм мәгърифәт юлында тырышканлыкларын күрсәтә. Шунысы бик кызганыч, репрессия елларында аларның күбесе юк ителгән, югалган, яндырылган.

Менә безгә хезмәткәр аерым бер истәлекле китап китерә һәм: «Бу китапка - 200 ел», - диде. Карыйбыз, күрәбез, китапка язылган: «Рабгузи, «Пәйгамбәрләр тарихы». 18 нче гасыр. 1793 нче ел. «Кулдан язылган Атъял авылында, Баязит бин Ярмөхәмәднең кулы белән Сәфәргали бин Мустафа бин Сәфәргали».

Әүвәл Атъял дип Ялутор районы, Яңа Атъял авылын әйткәннәр.

- Күрәсезме, 1793 ел, безнең Себердә, салкын, кар-бураннар булган якларда, кем дә булса, үз кулы белән бик тырышып, зур мәхәббәт белән ошбу хәрефләрне язып утырган, - дип әйтте хезмәткәр.

Тагын бик кызыклы мәгълүмат ишеттек. Атъял авылында мәдрәсә булган икән, дини уку йорты. Бу турыда дини фикх китабы дәреслегенә язып куелган, шуннан белдек. Мөхәммәдрәхим улы Мөхәммәд Шакир, Атъял авылы мәдрәсәсенең мулласы Зәйнетдин улы Җәләлетдингә хиҗри елның 1295, милади елы буенча 1878 елда бу китапны кулдан язып алган.

Сакланган китапларны өч группага бүләргә була. Беренчесе - иске кулъязмалар, Урта Азия чыганакларыннан.

Икенчесе - гарәп хәрефләре белән бастырылган китаплар, күбесе Казан типографиясенеке, Себергә 19-20 гасырларда Идел буйларыннан татарлар белән килгән.

Өченчесе - төрле нәшрият басмалары, сәфәрдән, ерак гарәп илләреннән китерелгән басмалар. Бер китап Каһирәдә бастырылган, каты тышлыклы, зур күләмдә. Нигъмәтулла хаҗиның тамгасы да бар. Бу китапта серле гыйлемнәр турында языла (О тайных знаниях).

Фондка беренче Коръән китаплары 19 гасырның ахырында музей оештырыла башланганда эләккәннәр. Күбесе 30 нчы еллардагы репрессия вакытларында. Китапларның бер хәтлесе музей хезмәткәрләре татар авылларына экспедиция белән йөргән вакытларда табыла. Бер авылда үләр алдыннан татар хатыны-абыстай туганнары аркылы китапларның музейда югалмыйча сакланып калачагына ышанып, берничә истәлекле китапны хезмәткәрләренә тапшырган.

Фондтагы хәзинә - әби-бабайларыбыздан җыелган китаплар аларны укый белүче, тирән белемле галимнәрне көтеп яталар. Ин ша Аллаһ, бәлки, киләчәктә оста белгечләр үсеп чыгып, ошбу китапларны халкыбызга күрсәтерләр - белдерерләр дигән теләктә калам.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100