news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән татарлары Муса Җәлилгә багышланган кичә оештырды

Төмән татарлары Муса Җәлилгә багышланган кичә оештырды
Фото: "Яңарыш" газетасы, https://yanarish72.ru

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Гөлнур Вәлиеваның «Җәлил хөрмәтенә кичә» дигән язмасы чыкты.

Төмән шәһәре мәдәният үзәгендә Муса Җәлилнең туган көненә багышлап «Муса Җәлил – герой-шагыйрь» дип исемләнгән әдәби музыкаль кичә үтте.

Залга керер алдыннан үзәктә урнашкан китапханәнең баш китапханәчесе Луиза Сөрмәтова әзерләгән Муса Җәлил китапларыннан күргәзмәләр каршы алды.

Бала чактан батырлыгы белән сокланып, аның патриотик хисле шигырьләре белән рухланып үсә татар балалары. Бүген дә Түбән Тәүде районының Тарман, Төмән районының Талымхан мәктәпләреннән килгәннәр укучылар, үзәкнең «Туган телем» түгәрәгенә йөрүче балалар, «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге Казан югары мәдрәсәсе шәкертләре һәм шагыйрьнең иҗатын яратучылар чыгыш ясадылар.

Аларның һәркайсына «Этнос» балалар иҗаты үзәге җитәкчесе Гөлнара Сагитова һәм Рафаэль Гадиев милли бизәкле, матур эчтәлекле Рәхмәт хатлары һәм үзәк белән бергә әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар. Күркәм Рәхмәт хатларын мәдрәсә шәкерте Рөстәм Сәфәров эшләп биргән. Ә бүләккә бирелгән «Стихи поэтов, павших на Великой Отечественной войне» җыентыгында Муса Җәлил һәм Фатыйх Кәрим шигырьләре дә булуы тагын да горурлык тудырган.

Кичәдә шагыйрьнең Бөек Ватан сугышына кадәр язылган һәм әсирлектә Берлин шәһәренең Моабит төрмәсендә иҗат ителгән шигырьләре яңгырады. Чыгышлар шулкадәр әзерлекле булды, башкаручылар эчтәлекне күңелләреннән үткәреп тамашачыга җиткерергә тырыштылар. Җырлар да яңгырады. Алар арасында алып баручылар: кичәне оештыруда күп көч түккән Рафаэль Гадиев һәм Наисә Гайнельянова дөнья күләмендә лаеклы урын биләгән шагыйребез Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырып бардылар.

Кичә матур, рәхәт үтте. Шигырь тыңлаудан канәгатьлек алучы күп түгел шул. Ә килгән тамашачы ял итеп, татарыбызның бөек шәхесе белән горурланып, аның әсәрләрен яратучы яшьләребез, әдәбиятыбызны хөрмәт иткән дин әһелләребез барына сокланып кайтты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100