Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Төмән татарлары иҗади үзәгенә татар мәдәнияте, халык уен кораллары белгечләре кирәк
Төмәннең «Яңарыш» газетасында Гөлнур Вәлиеваның «Татар телен бергәләп өйрәнәбез» дигән язмасы чыкты.
«Яңа сулыш», «Себер йолдызлары» телетапшыруларының «Татар телен бергәләп өйрәнәбез» проекты дүртенче ел дәвам итә.
Киләсе тапшыруларда Төмән районының Талымхан мәктәбе укучылары катнашалар. Алып баручы Эльмира Садыйкова проектта бу юлы «Яңарыш» газетасы белән дә таныштырачак. Ислам Сафин татар милли уеннары, татар җырларын өйрәтәчәк.
Тагын да өлкә татар милли-мәдәни автономиясе «Этнос» иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү үзәге белән бергәләшеп эш башлап җибәрде. Җитәкчеләр сөйләшеп, өстәмә юнәлешләр булдырдылар. Үзәккә татар телен белгән өстәмә белем бирү педагоглары (татар халкы мәдәнияте, вокал-хор буенча, хореограф); халык уен кораллары буенча студия җитәкчесе (курай, кубыз, сорнай, баян һ. б.) таләп ителә, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз