Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән татар мәдәнияте үзәгендә себер татарларының язгы «Әмәл» бәйрәме узган
Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә себер татарларының язгы матур «Әмәл» бәйрәме узган. Бу - яз, яңа ел башы, табигать уяну бәйрәме. Бу безнең традицион бәйрәмебез, ул безгә буыннан-буынга тапшырылып килә, дип хәбәр итә Төмәннең «Яңарыш» газетасы.
Татар мәдәният үзәгенә төрле халык вәкилләре: үзбәкләр, казахлар, кыргызлар, таҗиклар, төрекмәннәр, азәрбайҗаннар, руслар, татарлар җыелган. Менә шулай халыклар дуслыгы, аларның бердәмлеге чынбарлыкта күренә.
Ишек төбендә үк кунакларны «Пышны» коллективы гармунчылары дәртле бию көйләре белән каршы ала. Икенче катта мастер-класслар өчен өстәлләр урнаштырылган. Беренче катта Камин залында теләүчеләр милли татар ашлары белән танышкан.
Үзәк һәм «Төзүче» мәдәният йорты бию коллективлары, милли җыр башкаручыларның ялгыз чыгышлары була. Алып баручы балалар һәм өлкәннәр өчен конкурслар үткәрә, татлы бүләкләр таратыла. Концерт «Чимги-тура» коллективы чыгышы белән тәмамлана.
Коллективлар, башкаручылар һәм катнашучылар Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз