Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән Татар мәдәнияте үзәгендә «Дуслык» халык хоры концерты булды
Төмән шәһәре Татар мәдәнияте үзәгендә «Дуслык» халык хоры концерты булды. Бу хакта «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Себер татар дөньясы» төркемендә хәбәр ителә
Концерт ике тематик бүлектән торды. Беренчесе («Җиңү канатларында») патриотик һәм сугыш еллары җырларын үз эченә алса, икенчесе («Халык җырлары — безнең хәзинәбез») тамашачыларны татар мәдәниятенең бай дөньясы, халык моңнары белән таныштырды.
Концерт зур уңыш белән үтте, тамашачылар коллективның чыгышын бик җылы каршы алды.
«Дуслык» халык хорының тарихы 1988 елның ноябреннән башлана. Хорның сәнгать җитәкчесе — Хәким Мирхәйдәров, концертмейстеры — Әсмабикә Мирхәйдарова. Җитәкчеләрнең кызлары — Гүзәл Айтмөхәммәтова һәм Әлфия Толстолыткина — хор оешкан көннән башлап коллективта җырлый. Гөлфруз Ибәтуллина, Дамир Ульданов һәм Мансура Ибәтуллина хор составында 30 ел чыгыш ясый.
Бүгенге көндә «Дуслык» — гади генә иҗат коллективы түгел, ә зур һәм тату гаилә. Еллар дәвамында уртак сәхнә, уртак җыр, уртак шатлыклар аларны берләштергән һәм якынайткан. Аларны дуслык, хөрмәт һәм туган телгә, милли моңга мәхәббәт бәйли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз