Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән Татар мәдәнияте үзәге мәдәният һәм сәнгать өлкәсе белгечләре форумында катнашты
Төмән Татар мәдәнияте үзәге коллективы Төмән шәһәре мәдәният һәм сәнгать өлкәсе белгечләренең «Мәдәни код: традицияләр, иҗат, технологияләр» дип исемләнгән IX форумында катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Форум мәдәният өлкәсендә хезмәт куючы белгечләр өчен һөнәри аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм шәһәрнең мәдәни тормышын үстерүнең актуаль юнәлешләре турында фикер алышу мәйданчыгы булды.
Чара кысаларында пленар киңәшмә узды. Анда Төмән шәһәре хакимиятенең Мәдәният департаменты директоры Ирина Алексеева, «Этюд» балалар сәнгать мәктәбе директоры Оксана Пермитина, Рус мәдәнияте үзәге директоры Татьяна Ухман һ.б. катнашты.
Хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылу Татар мәдәнияте үзәге өчен әлеге форумның аеруча истәлекле һәм куанычлы мизгеле булды.
Күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм шәһәр мәдәниятен үстерүгә керткән өлешләре өчен үзәк хезмәткәрләре Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары белән бүләкләнде:
Мансур Кәбиров – «Татар мәдәнияте үзәге» муниципаль автономияле мәдәният учреждениесе директоры;
Стелла Шакирова – сәнгать җитәкчесе;
Гөлнур Заһидуллина – хуҗалык бүлеге мөдире.
Үзәк өчен бу бүләкләр – хезмәткәрләрнең шәхси казанышларын тану гына түгел, ә бөтен коллективның хезмәтенә бирелгән югары бәя дә. Коллектив татар халкының милли мәдәниятен, туган телен, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклау, үстерү һәм популярлаштыру юнәлешендә зур тырышлык куя, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз