news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән татар мәдәният үзәге «Төмән тарихында Бохара битләре» кичәсенә чакыра

Төмән татар мәдәният үзәге «Төмән тарихында Бохара битләре» кичәсенә чакыра
"Себер татар дөньясы" телеграм-каналыннан

24 май көнне Төмән татар мәдәният үзәгендә «Төмән тарихында Бохара битләре» дип аталган кичә узачак.

Бу хакта «Себер татар дөньясы» телеграм-каналында хәбәр ителә.

«Әлеге чараны Төмәннең йөзек кашлары – өч татар ханымы оештыра: «Яңавыл «Бохара-Татар бистәсе» тарихи-мәдәни тыюлыгын булдыру инициаторы, Себер татарлары традицияләрен саклаучы Альмира Гомәрова, себер татары, «Ретро-йорт» себер татарлары йортының хуҗабикәсе, журналист, җәмәгать эшлеклесе Зөләйха Алишева һәм Ямбай авылы музее фондларын саклаучы, туган якны өйрәнүче, себер татарлары мирасын саклау буенча бик күп чаралар оештыручы Нэля Фәйзуллина», – диелә мәгълүматта.

Программа кысаларында «Себердә бохаралылар кемнәр алар?», «Сәүдәгәр Мортазиннар. Ямбайдагы кече мәчет. Лопухин, Львов һәм Голицын Мортазиннарда кунакта», «Төмән һөнәрчелегендә Бохара эзе»,
«Сулкарнай Речапов. Төмән мәчете тарихы», «Нигъмәтулла хаҗи Кармышаков легенда кеше» темалары буенча чыгышлар көтелә.

«Чараны оештыручы ханымнар үзара фикер алышу оештырып, бик күп сюрпризлар әзерли. Әлбәттә инде чарада концерт номерлары да булачак!» – дип хәбәр итә телеграм-канал.

news_right_1
news_right_2
news_bot