news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән Татар мәдәни үзәгендә «Туган телем» балалар иҗади концерты узачак

18 октябрьдә 12:00 сәгатьтә Төмән Татар мәдәни үзәгендә «Туган телем» клуб берләшмәсендә шөгыльләнүче балалар иҗади концерт тәкъдим итә. Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган чарада тамашачыларны мавыктыргыч программа көтә, дип хәбәр итте Төмән Татар мәдәни үзәге.

Нәни артистлар талантлы остазлары җитәкчелегендә сәхнәдә үз сәләтләрен күрсәтәчәк. Концертта матур татарча шигырьләр, җырлар һәм гаилә дуэтлары яңгыраячак.

Керү ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot