Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән Татар мәдәни үзәгендә «Туган телем» әдәби-мәдәни түгәрәгенең хисап концерты узды
Төмән шәһәре Татар мәдәни үзәгендә «Туган телем» әдәби-мәдәни түгәрәгенең зур хисап концерты узган. Төбәктә милли гореф-гадәтләрне һәм туган телне саклауга юнәлтелгән чара югары дәрәҗәдә үткән. Бу хакта Төмән шәһәре Татар мәдәни үзәге хәбәр итте.
Ел дәвамында даими рәвештә шөгыльләнгән укучылар тамашачыларга ирешкән уңышларын, алган белемнәрен һәм иҗади осталыкларын тәкъдим итте. Концерт программасы бик бай һәм төрле жанрлы иде: сәхнәдән татар телендә җырлар, татар классик әдипләренең шигъри әсәрләре, шулай ук халык уен коралларында уйналган дәртле композицияләр башкарылды. Һәр чыгыш милли мәдәнияткә, сәнгатькә һәм туган телгә мәхәббәт белән сугарылган иде, диелә хәбәрдә.
Чара барышында түгәрәкнең җитәкчесе Рафаэль Гадиевка балаларның иҗади сәләтен үстерүгә һәм туган телне саклауга керткән өлеше өчен аерым рәхмәт җиткерелгән. Үзәк җитәкчелеге, оештыручылар һәм ата-аналар аңа фидакарь хезмәте, сабырлыгы һәм үсеп килүче яшь буын күңелендә туган телгә карата ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләве өчен рәхмәт белдергән.
Иҗади коллектив алга таба да яңа проектлар өстәндә эшләргә, татар телен һәм сәнгатен яшьләр арасында популярлаштыруны дәвам итәргә ниятли.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз