news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән Татар мәдәни үзәгендә Себер татарларының «Әмәл» дип аталган милли бәйрәме узган

Төмән Татар мәдәни үзәгендә Себер татарларының «Әмәл» дип аталган милли бәйрәме узган
Фото: Себер татарлары милли-мәдәни автономиясе

Төмән шәһәре Татар мәдәни үзәгендә себер татарларының «Әмәл» дип аталган милли бәйрәме узган. Бу хакта Себер татарлары милли-мәдәни автономиясе ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр итә.

«Әмәл» – яз, табигать уяну һәм яңа сулыш алу бәйрәме. Себер татарларының бу традицион бәйрәме ел саен мартта үткәрелә. Быел Татар мәдәни үзәгендә төрле халык вәкилләре: үзбәкләр, казахлар, кыргызлар, таҗиклар, төрекмәннәр, азәрбайҗаннар, руслар, татарлар җыелды. Бәйрәм халыклар дуслыгының матур мисалы булды, диелә хәбәрдә.

Кунакларны «Пышны» коллективы гармунчылары дәртле бию көйләре белән каршы алган. Үзәкнең икенче катында татар милли ашлары күргәзмәсе һәм кул эшләре мастер-класслары оештырылган.

Бәйрәмне ачып җибәрү өлешендә Себер татарлары милли-мәдәни автономиясе Төмән өлкә иҗтимагый оешмасы советы рәисе Фәүзия Марганова барысын да төрки телле халыкларның уртак бәйрәме белән котлаган.

Бәйрәм матур концерт программасы белән дәвам иткән. Азактан барлык кунаклар табын артына чакырылган һәм тәмле чәй белән милли ризыклардан авыз итә алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot