news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төмән Татар мәдәни үзәге студентлар өчен тарихи урыннарга җәяүле экскурсия оештырган

Төмән Татар мәдәни үзәге студентлар өчен тарихи урыннарга җәяүле экскурсия оештырган
Фото: https://vk.com/tyumenctk

Төмәндә «Кече Ватан – Төмән Зарекасы» социомәдәни экспресс» проекты үз эшен актив дәвам итә. Ул Мәдәни инициативалар Президент фонды гранты ярдәмендә Татар мәдәнияте үзәгендә тормышка ашырыла. Бу хакта Төмән шәһәре Татар мәдәнияте үзәге матбугат хезмәте Вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә хәбәр итә.

Төмән җитештерү һәм социаль технологияләр көллияте студентлары өчен театральләштерелгән җәяүле экскурсия оештырылган.

Экскурсия юлы Чимги-Тура шәһәренең тарихи нигезләнү урыннары, Татар-Бохара бистәсе территориясе, Вознесенск-Георгий чиркәве, сәүдәгәр Дмитрий Решетниковның тарихи һәйкәл - утары, Заречье борынгы җиһазлар музее, Текутьев исемендәге шәһәр тарихы китапханәсе һәм Филимон Колмогоров сарае аша үткән, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot