news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмәндәге татар эшмәкәре Ринат Гайсин Лаеш районында завод ачарга җыена

Төмән өлкәсендәге «Полимерпласт» оешмасы җитәкчесе Ринат Гайсин Лаеш районында завод ачарга җыенуын әйтте.

"Лаеш районы безнең өчен уңайлы урын булды. Лаеш районы башлыгы төзелешкә рөхсәт бирде. Үзе дә Төмәнгә килеп җитештерүне карап китте", - диде ул  «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышындагы чыгышында.

Эшмәкәр җылылыкны саклый торган материаллар җитештерү белән шөгыльләнә. Ул завод төзелеше яз айларында башланачагын әйтте.

Ул өлкәдә Сабан туен уздыруда ярдәм күрсәтүен дә әйтте.

"Шулай ук мәчетләргә ярдәм итәбез, Рамазан аенда ифтарлар уздырабыз. Төмәндә татарлар күп булмаса да, без ярдәмләшеп яшибез", - диде ул.

Эшмәкәр өлкәгә хәләл проектларны кертергә тырышуын ассызыклады.

Ринат Гайсин үзе Төмәндә туып-үскән. ХХ гасыр башында ата-бабалары Төмән өлкәсенә күчеп килгән булган.

  • Хәзерге вакытта Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта "Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышы бара. Утырышны "Татар-информ" онлайн күрсәтә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100