news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән тәрбиячесе Земфира Байнашева: Балаларга бик кирәкле күңел җылылыгын бирергә тырышам

Төмән тәрбиячесе Земфира Байнашева: Балаларга бик кирәкле күңел җылылыгын бирергә тырышам
Фото: http://yanarish72.ru, "Яңарыш" газетасы

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Гөлнур Вәлиеваның «Күңел җылылыгы белән» дигән язмасы чыкты.

Төмән районының Шыкча балалар бакчасында 15 елдан бирле тырыш, ягымлы Земфира Байнашева тәрбияче булып эшли. Яраткан, бала чактан хыялланган һөнәре ул аның. Бу эшнең асылын аңлап, авырлыгына төшенеп килгән ул сабыйлар янына. Сабый күңеле һәр нәрсәне сизеп тора, апаларын да алар ихластан яраталар, хөрмәт итәләр.

«Мин тәрбияче булуым белән горурланам, - дип сөйләде безгә. – Бу һөнәрне балаларны ярату дип тә атарга булыр иде. Балачактан ук педагог булырга хыялландым. Мәктәпне тәмамлагач, 2 нче Төмән педагогия училищесына укырга кердем.

Ни өчен мин барлык һөнәрләр арасында балалар бакчасы тәрбиячесе һөнәрен сайладым? Еллар узгач, мин үз соравыма болай дип җавап бирер идем: бу тормышта безнең һәрберебез кемгәдер кирәк булырга тиеш. Кечкенә балалар олылар кайгыртуына ихтыяҗ кичерәләр, аларга чын күңелдән ышаналар, яраталар һәм көтәләр. Тәрбияче һөнәренең нигезендә мәхәббәт, ышаныч һәм аңлау ята.

Сабый балалар бакчасына килгәч, беренче тапкыр әнисеннән аерыла. Бу авыр вакытта педагог аңа «икенче әни» булырга тиеш. Минем өчен, тәрбияче буларак, һәр балага җан җылысы, ярдәм, иминлек хисе, үз көченә һәм шәхси уңышларына ышаныч бирү мөһим. Чөнки бары тик уңыш белән генә алга барырга, күбрәк белергә, яхшырак эшләргә теләк килә. Минем өчен шулай ук балалар һәм ата-аналар белән ышанычлы мөнәсәбәтләрне югалтмау да әһәмиятле. Баланың уңышлары бик тыйнак булса да, аны мактау файдага гына дип саныйм. Бу балаларда үз-үзләренә ышаныч тәрбияли, киләсе адымны ясарга теләк уята. Баланың күз алдыңда ачылуын күрү рәхәт. Бүген инновацион технологияләр вакыты, дисәк тә, бернинди инновация дә җан җылысын алмаштыра алмый. Мин балаларыма шул бик кирәкле күңел җылылыгын бирергә тырышам.

Чыгарылыш кичәсе саен дулкынланасың, йөрәк сызлана, ияләшеп өлгергән балалардан аерылырга туры килә. Бакчада чакта аларга бирелгән мәхәббәт һәм энергия, сиңа ышаныч, хөрмәт булып кире кайта. Быел да мәктәпкә әзерлек төркемендәге 22 бала белән эшлим. Аларның акыллы, тәрбияле, лаеклы кешеләр булып үсүләрен телим.

Мин элекке тәрбияләнүчеләремнең минем белән очрашканда кочаклашулары, елмаеп сәламләүләре, яңалыклары һәм казанышлары белән уртаклашуларын хезмәтемнең уңай нәтиҗәсе дип саныйм. Үз һөнәрем белән горурланам», – ди Земфира Наил кызы.

Земфира Наил кызы тормыш иптәше - эчке эшләр органнары ветераны белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Аларның үрнәк гаиләсе дә сокланырлык.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100