news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән тәрбиячесе Айгөл Мирзаяновага шәһәр башлыгы премиясен бирделәр

Төмән тәрбиячесе Айгөл Мирзаяновага шәһәр башлыгы премиясен бирделәр
Фото: "Яңарыш" газетасы, https://yanarish72.ru

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Римма Умитбаеваның «Шәһәр башлыгы премиясенә ия булды» дигән язмасы чыкты.

Тубылда «Ел укытучысы-2024» һөнәри осталык бәйгесенең тантаналы ябылу чарасында шәһәр башлыгы Максим Афанасьев Лауреат дипломын алган педагоглар өчен (укытучылар, тәрбиячеләр) премия булдырырга вәгъдә итә. Бу матур, шатлыклы бәйрәм чарасында мәктәп җитәкчеләрен, укытучыларны, тәрбиячеләрне шәһәр башлыгы премиясе белән бүләкләү чарасы да узды. 14 нче мәктәп структура бүлекчәсенең балалар бакчасында эшләүче Айгөл Мирзаянова финалага чыккан җиңүчеләр арасында булды.

Айгөл Явдәт кызы «Ел педагогы-2024» фестиваленең ябылу тантанасында бәйгегә нәтиҗәләр ясау чарасында катнаша. Бу нәтиҗәләр буенча ул шәһәрнең иң көчле 12 педагогы арасында «Ел тәрбиячесе» номинациясендә 3 нче дәрәҗәдәге призер булып таныла. Бәйгедә «Балаларга белем бирү эшчәнлеген», «Минем педагогик табышым», «Мастер-класс», «Профессиональ сөйләшү» остаханәләрендә сынаулар үтә. Аның тырышлыгы бушка булмый. Үз эшенең остасы, нәтиҗәле эшләүче, тәҗрибәле, заман белән бергә атлаучы зыялы тәрбияче Айгөл Мирзаянова шәһәр башлыгының премиясен алды.

Айгөл Явдәт кызы: «Тәрбияче хезмәте катлаулы, зур җаваплылык сораган һөнәр. Мин коррекцион балалар төркемендә эшлим. Көн саен балаларның үзгәрүен, уңышларын күреп сөенәбез. Балаларның кечкенә шатлыкларын да күрә белеп эшләргә тырышабыз. Минем коллегам Асия Маняпова да бик тырыш. Без киңәшләшеп, сабыйларның әти-әниләре белән уртак тел табып эшлибез. Балаларның сөйләм телләрен үстерү, аларның сәламәтлекләрен ныгыту да безнең бурыч. Сабыйларны кече вакытларыннан матурлыкны күрергә өйрәтәбез, туган илләрен яратырга, бер-берләре белән дус булырга, аларда кешелеклелек сыйфатларын тәрбиялибез. Безнең хезмәтебезгә игътибар арта барганын күреп шатланам», - дип уртаклашты.

Айгөл Явдәт кызы кешелекле, игътибарлы, ярдәмчел, сабыр кеше. Күп еллар намуслы хезмәт иткән, сабыйларны тәртипкә өйрәткән, иҗади эзләнүчән якташыбызны яңа уңышлары белән котлыйбыз.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100