news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Төмән шәһәренең Лесобаза районында мәчет гөмбәзенә ярымай куйганнар

Төмән шәһәренең Лесобаза районында мәчет гөмбәзенә ярымай куйганнар
Фото: "Яңарыш" газетасы, https://yanarish72.ru

Төмәннең «Яңарыш» газетасында Төмән шәһәреннән Фатыйх хәзрәт Гарифуллинның «Гөмбәз айлы булды» дигән язма чыкты.

«Хәер-садака итеп нәрсә сарыф итсәгез яки нәзер итеп өстегезгә нәрсә йөкләсәгез дә, һичшиксез, Аллаһы моны белә (һәм шуңа карата әҗерен дә бирә). Залимнәргә (Аллаһы Тәгаләнең газабыннан коткара алырлык) ярдәмчеләр юк». Коръән тәфсире (2:270).

Бигрәк тә ошбу көннәр - мөбарәк булган Рамазан ае вакытында кылынган изге гамәлләр өчен Аллаһы Тәгалә әҗер-савапларны күп тапкыр арттырып бирәм, дип вәгъдә итте.

Төмән шәһәренең Лесобаза районындагы салынып торучы Аллаһы йорты - яңа мәчет ураза көннәрендә игътибарсыз калмады, үзгәрешләр кабатланып тора, алга омтылу, ачыктан ачык күзгә чагыла. 2024 елга хәтле мәчет манарасына алтын кебек ялтырап торган ай урнаштырылган иде. Ә менә 17 март көнне мәчетнең гөмбәзе (куполы) өстендә икенче карап туймаслык бизәкле ай барлыкка килде һәм тирә-якка нур сибеп калкып чыкты.

Ошбу бик тә катлаулы булган чараны уңышка ирештерү өчен көчле һәм җайлы техника кирәк булды. Зур рәхмәт сүзләрен ООО «Премьеравто» җитәкчесе Илгизәр Нагибинга һәм аның әтисе Руслан Владимир улына юллар идем. Алар бер вакытта да безләрнең сорауларга каршы килгәннәре юк, һәрвакыт кирәккәндә техника белән булышып торалар.

Бу юлы да аларның ярдәме белән айны урнаштыру өчен супер автокран тәкъдим ителде, аның күтәрү мөмкинлеге 50 метрга житәрлек. Бөтен оештыру эшләрен җиренә җиткереп үткәрүче Әмир хәзрәт Балдинга һәм аның үсеп җиткән уллары, актив катнашучылар - Әсәдулла белән Ибраһимга, туктаусыз ярдәм итүче дустыбыз Мөдәрис Патршинга, югарыга менеп, мәчет өстендә монтаж эшләрен үтәүче, айны үз урынына ныгытып урнаштыручы Шагир Корманбаков дустыбызга зур рәхмәт сүзләрен житкерәсебез килә.

Шулай ук ошбу онытылмаслык тарихи вакыйганың барышында катнашкан якын дусларыбыз - Альберт Исхаковка һәм малаена, Илзур Маргановка, Илфат Фәйзуллинга чын күңелдән рәхмәтләр белдерәбез.

Аллаһы Тәгалә Рамазан аендагы изге гамәлләр өчен савапларны күп тапкыр арттырып бирә. Киләчәктә дә изге эшләрдә, Аллаһы Тәгалә юлында тырышып хезмәт итүне дәвам итәргә насыйп булсын.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100