Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән шәһәрендә яңа китап белән таныштылар
Төмән шәһәренең «Пыяла» татар ашлары йортында күпкырлы яшь талант иясе – җырчы, фольклорчы, музыка белгече, тарихчы, экскурсияләр уздыручы, берничә китаплар авторы Земфира Шәрипованың яңа басылып чыккан «Себер татарларының аш-сулары» дип исемләнгән китабын тәкъдим итү чарасы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарага төрле шәһәр һәм авыллардан себер татарларының мирасына битараф булмаган милләттәшләребез килде. Алар китап авторын җылы каршы алып, аңа чәчәкләр бүләк иттеләр, кызыксынган сорауларын биреп, канәгатьләндерерлек җаваплар алдылар. Бер өстәлдә «Пыяла» йортында әзерләнгән ризыклардан күргәзмә дә булдырылган иде. Кунаклар авторның себер татарларының ризыклары турында сөйләгәнен тыңлап кына түгел, практик эш итеп, «Пыяла» хезмәткәрләре әзерләгән ризыкларны тәмләп тә утырдылар.
«Себер татарларының аш- сулары» китабы «Төмән матбугат йорты»нда бастырылган. Автор 64 биттән торган китапны матур иллюстрацияләр белән тулыландырып, ашларның, хуш исле эчемлекләрнең һәм традицион камыр ризыкларының уникаль рецептларын саклык белән туплаган. Ризыкларның исемнәре себер татар һәм рус телләрендә бирелгән. Аш-су рецептлары белән бергә бу темага кагылышлы әйтем- мәкальләр, гореф-гадәтләр дә мисал итеп китерелгән. Тупланган мәгълүматлар автор тарафыннан Төмән һәм Омск өлкәләрендә язып алынган. Китапның соңгы битендә информантлар исемлеге дә бар. Әлеге китап барлык яшь төркемнәре укучыларына һәм Көнбатыш Себернең төп халкының теле, мәдәнияте белән кызыксынучыларга адресланган.
Чарага ямь өстәп Земфира Шәрипова борынгы себер татар җырларын башкарды, кичә ахырында ул кунакларга үзенең имзасы куелган китапларны бүләк итте, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз