Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Төмән шәһәрендә шагыйрь Булат Сөләймановны искә алдылар
Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгенең Камин залында шагыйрь Булат Сөләймановны искә алдылар. Чарага галимнәр, үзешчән шагыйрьләр, шагыйрьнең фикердәшләре, актив җәмәгать эшлеклеләре һәм шагыйрьнең иҗатына гашыйк булган, шигърият яраткан якташлар төрле шәһәрләрдән, авыллардан килгән. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
28 майда себер татар шагыйре, СССР язучылар берлегенең себер татарлары арасында беренче әгъзасы Булат Сөләймановның туган көне. Аның тууына быел 87 ел тулган булыр иде. Бу уңайдан шагыйрьнең рухына багышлап шагыйрь Сәгыйть хаҗи Сәгыйтов Коръән укып, дога кылды. Хәтем ашына килүчеләрне «Корама» иҗади оешмасының хатын-кызлары махсус чалынган сарык итеннән пешергән пылау һәм милли ризыклар белән сыйлаган.
Кунаклар өчен Төмән шәһәренең 13 нче китапханәсенең баш китапханәчесе Луиза Сөрмәтова «Себер минем җирем» дип аталган портретлар күргәзмәсе һәм Булат Сөләйманов иҗатына, тормыш юлына багышланган «Себер – Ватаным, мәхәббәтем минем» дигән музыкаль-әдәби кичә әзерләгән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз